Татарстанда яңа эш атнасы башында һава торышы +19 градуска кадәр җылыначак
Яшәеш

Татарстанда яңа эш атнасы башында һава торышы +19 градуска кадәр җылыначак

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча , дүшәмбе, 3 октябрь көнне, Татарстанда болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә һава температурасы 7-12 градус, көндез +14 дән +19 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 4 октябрьдә, республикада көчле җил, болытлы һәм яңгырлы һава  торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +6 дан +11 градуска кадәр, көндез +11 дән +16 градуска кадәр үзгәрәчәк.

Бүген көндез, исегезгә төшерәбез, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, +18 градуска кадәр җылы булачак, Башкалабыз Казанда – 14-16 градуска кадәр җылыта.


Нет комментариев