Татарстанда һава торышы +24 градуска кадәр җылыначак һәм явым-төшем көтелми
Яшәеш

Татарстанда һава торышы +24 градуска кадәр җылыначак һәм явым-төшем көтелми

Пәнҗешәмбе, 22 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава урнашачак, әмма явым-төшем көтелми.

Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Җилнең көчәюе ихтимал, көндез ул урыны белән 14 м/ска җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +9-14, көндез +19-24 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев