Гидрометцентр Татарстандагы гадәттән тыш җылы һава торышы турында сөйләде.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстанда хәзер температура аномалиясе теркәлгән, аерым көннәрдә ул нормадан 5-6 һәм аннан да күбрәк градуска югарырак. Март ахырына кадәр һава торышының характеры нык үзгәрмәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Гидрометцентры башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Без температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән югарырак булачак дип көтәбез», – диде ул.
Синоптик хәзерге һава торышының үзенчәлеген – зур тәүлеклек үзгәрешен билгеләп үтте. Көндез Казан һәм республиканың көнбатыш районнарында термометрлар плюс 5-11 градуска кадәр күтәрелә, ә төнлә әле дә кайбер урыннарда минус 5 градуска кадәр салкын һава торышы саклана.
Татар-информ
Нет комментариев