Татарстанда эсселек аркасында янә талпаннар активлашты
Татарстанда эссе һава торышы башлану сәбәпле, талпаннар яңадан активлашты, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Авдонина сүзләренчә, август ахыры һәм сентябрь башында, гадәттә, талпаннарның кешеләргә күпсанлы «ябышуы» күзәтелә, бигрәк тә гөмбә җыючыларга.
Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә ун меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 22% күбрәк.
«Кием якты, калын булырга һәм тәннең барлык өлешләрен капларга, аяк киеме табаннарны тулысынча ябарга тиеш. Урманда һәр 15 минут саен үзеңдә талпаннарның барлыгын тикшерергә кирәк, репеллентлардан файдаланырга онытмагыз», – дип искәртте Авдонина профилактикалау чаралары турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев