Татарстанда БДИга керү өчен йомгаклау иншасын язу старт ала
Яшәеш

Татарстанда БДИга керү өчен йомгаклау иншасын язу старт ала

Бүген, 3 декабрьдә, бөтен Россия буенча 679 меңнән артык чыгарылыш укучысы, шул исәптән Татарстанда 16,5 меңнән артык кеше, йомгаклау иншасын (бәян итү) яза башлый.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Рособрнадзорда хәбәр итүләренчә, якынча 7,5 мең унберенче сыйныф укучылары йомгаклау форматы буларак инша язуны сайлаган.

Йомгаклау иншасы җирле вакыт белән 10:00 сәгатьтә барлык регионнарда башланды.

Нигезле сәбәпләр аркасында бүген инша язмаучылар яки "незачет" алучылар өчен 2026 елның 4 февралендә һәм 8 апрелендә инша язу өчен өстәмә даталар каралган.


Нет комментариев