Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак, яңгырлар булуы ихтимал
Яшәеш

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы сакланачак, яңгырлар булуы ихтимал

20 август көндез атмосфера фронтын үткәндә урыны белән яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин.

Кич – +9-14, көндез +21-26 градуска кадәр җылытачак.

Чәршәмбе, 21 августта, республикада янә кыска вакытлы яңгырлар көтелә: төнлә барлык районнарда, көндез – көнчыгышта.Термометр баганалары төнлә – +12-17, көндез +19-24 градус күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе һәм җомга, 22 һәм 23нче август көннәрендә, Татарстанда һава торышын көнбатыштан килгән антициклон билгеләячәк. Димәк, явым-төшемнең ихтималы зур түгел. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы +8дән алып 13 градуска кадәр генә җылыначак, көндез +19-25 градус булачак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, шимбә, 24 августта, республикага төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты килә. Шушы ук циклон Татарстанда якшәмбе көнне дә сакланачак. Кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез термометр баганалары +19, +24 градуска кадәр күтәреләчәк.


Нет комментариев