Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда җәйге ял вакытында 11,6 меңнән артык яшүсмер эшкә урнашкан

Татарстан Республикасының Мәшгульлек үзәге 14 яшьтән 18 яшькәчә булган яшүсмерләрне җәйге каникул вакытында һәм уку елы эчендәге буш вакытларда вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра.

Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

31 августка үзәк ярдәмендә 11 567 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Яшүсмерләр махсус квалификация яки һөнәри белем таләп итмәүче вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшче, корылмаларны җыючы, урам себерүче, шулай ук шәһәрнең патриотик чараларында, авыл хуҗалыгы эшләрендә һәм мәктәп яны участокларында эш башкаралар.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүче яшүсмер хезмәткәрләргә минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган хак түләнергә тиеш. Моннан тыш, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган һәр яшүсмергә эшкә урнашкан ай өчен 2 650 сум күләмендә бер тапкырлык акча ярдәме күрсәтелә.

Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру эшчәнлеге «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлендәге «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы нигезендә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев