Татарстанда +35 градуска кадәр эсселек һәм яшен көтелә
Яшәеш

Татарстанда +35 градуска кадәр эсселек һәм яшен көтелә

Моның турында ТРсы Гидрометүзәге пресс-хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда көндез температура +30дан +35 градуска кадәр булачак дип фаразлана. Моның турында ТРсы Гидрометүзәге пресс-хезмәте хәбәр итте.

Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм алмашучан болытлы һава көтелә.

Җил тизлеге секунда 5-10 м тәшкил итәчәк, көндез 14 мга кадәр, яшен вакытында секундына 20 мга кадәр җитәчәк.

 

 


Нет комментариев