Татарстанда 3 яшьлек малай биш сантиметрлы кадак йоткан
Әлмәт балалар хастаханәсенә өч яшьлек баланы алып килгәннәр – ул кадак йоткан.
Бу вакыйга уен вакытында килеп чыккан. Соңрак малай барысын да әнисенә сөйләгән.
Билгеләп үтелгәнчә, баланы корсагындагы кадак бөтенләй борчымаган. ФГДС үткәргәндә биш-алты см озынлыктагы кадакның малайның эчәгендә булуы ачыкланган. Аның аркылы басуы эшне тагын да катлауландырган. Кадак эчәккә зыян китерергә мөмкин булган.
Балалар шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, табиблар кадакны ашказанына "тартып чыгарган", бу техник яктан бик авыр булган. Соңыннан аны Дормин кәрзине җайланмасы ярдәмендә чыгарганнар. Баланы дүрт тәүлек дәвамында хирурглар күзәткән.
Кечкенә пациентны инде өенә чыгарганнар. Аның сәламәтлегенә берни дә янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев