Татарстанда +22 градуска кадәр җылылык көтелә
Яшәеш

Татарстанда +22 градуска кадәр җылылык көтелә

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Татарстанда сишәмбе, 14 апрельдә, аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с тизлектә исәчәк.

Төнлә һаваның минималь температурасы +5...+10 градус, көндез максималь температура +12...+17 градусны тәшкил итәчәк, кайбер раһоннарда хәтта һава +22 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев