Татарстанда 21 меңнән артык кеше үзләренә кредит бирүне тыйган, 5 меңе чикләү килешүен бетергән
Татарстанда күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) хезмәтендәге яңалыклар
Быелның 10 аенда МФЦ бүлекчәләре мөрәҗәгать итүчеләргә 51,5 миллион хезмәт күрсәткән. МФЦ эшчәнлеге “Дәүләт хезмәт күрсәтүләре” порталы (Госуслуги) белән һич кенә дә бәйле түгел.
Чит ил гражданнары игътибарына
– 2025 елның 1 гыйнварыннан чит ил гражданнарына, Россиядә сим-карта алу өчен, башта биометрик идентификация узу таләбе кертелде. Элек сатып алынган сим-карталар да 1 июльгә кадәр кабаттан теркәлергә тиешле булды. Теркәлмичә яшәүче чит ил гражданнары махсус исемлеккә теркәп куела. Теркәлмәгән чит ил гражданнарына дәүләт хезмәт күрсәтүләре башкарылмый. Андыйларның балалары балалар бакчаларына кабул ителми, сим-карта сатылмый. Шушы таләпләр сәбәбендә чит ил гражданнары МФЦ бүлекчәләренә агылды, чиратлар барлыкка килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Авангард урамындагы 74 нче бинаның 3 нче подъездында чит ил гражданнарына хезмәт күрсәтү өчен махсус бүлек оештырылды. Әлеге бүлек даими эшли, анда Россия гражданнарына да хезмәт күрсәтелә. Нәтиҗәдә, чит ил гражданнарына кагылышлы чират шаукымы бетерелде. Урта Азия республикаларыннан килгән шактый кешеләр русча белми. Документлар тутыруда рус телен белүче ватандашлары һәм Казандагы милли диаспоралар булышты, – дип, беренче яртыеллыктагы хәлләрне искә төшерде Татарстанның МФЦ директоры Ленара Мозафарова Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге заводлар җитәкчеләренең чит ил гражданнары белән эшләүгә җаваплы карауларын билгеләп үтте ул. Казанда шәхси оешмаларда эшләүче чит ил гражданнарына карата миграция кануннарын катгый башкару таләбе тиешле дәрәҗәдә түгел әле.
Чит ил гражданына сим-карта 10 берәмлектән дә артык санда сатылмый.
“Ышанычнамә”гә ышаныч бетте
МФЦда хәзер ышанычнамә (доверенность) кәгазе нигезендә күчемсез милеккә бәйле сату-алу, бүләк итү гамәлләре башкарылмый.
– Йорт яки дача сатыламы анда яки башка милекме, документлар әзерләгәндә күчемсез милекнең төп хуҗасы шәхсән үзе дә катнашырга тиеш, – дип искәртте Ленара Мозафарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев