Татарстанда 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә кем чыга алачак?
Яшәеш

Татарстанда 2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә кем чыга алачак?

Агымдагы кагыйдәләр буенча иминият пенсиясе алу өчен 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 30 пенсия баллы (ИПК) кирәк.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Кирәкле стажы яки баллары булмаган республика халкы социаль пенсия алучыларга әверелә.

2026 елда картлык буенча социаль пенсиягә 1962 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар чыга ала.

Социаль пенсиянең минималь күләме киләсе елда 9424,1 сумны тәшкил итәчәк.


Нет комментариев