Татарстанның Менделеевск районында 17 яшьлек «Рено Каптюр» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Киа Рио» автомобиле белән бәрелешә, дип языла телеграм каналларда.
Юл-транспорт һәлакәте Ижевск-Пермь трассасында була.
«Киа Рио» машинасы белән 46 яшьлек ир-ат идарә итә, ул алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев