Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстан урманнарында быел 225 ял зонасы төзекләндерелгән

Татарстанда быел урман территорияләрендә ял итүче гражданнар өчен 225 махсус мәйданчык тәртипкә китерелгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин мәгълүмат бирде.

– Урманда халык ял итә торган зоналарны төзекләндерү – урманнарны янгынга каршы саклау буенча гомуми чаралар комплексының мөһим өлеше. Андый мәйданчыклар рәсми булмаган ял урыннарының барлыкка килүен булдырмый, шуның аркасында янгын чыгу куркынычы сизелерлек кими, – дип аңлатты Әнәс Сөнгатуллин.

Министрлык вәкиле шулай ук халык арасында агитация-аңлату эшләренең дә даими алып барылуын билгеләп үтте. Бу юнәлештә янгынга каршы тематикадагы баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмати такталар урнаштырыла, листовкалар һәм буклетлар таратыла, төрле агарту акцияләре оештырыла.

Әлеге эш «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла. Бу проект «Экологик иминлек» илкүләм проектына керүче «Урманнарны саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора. Урман фонды җирләрендә янгын мәйданының кимүе – бу проектның төп максатчан күрсәткечләренең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев