Татарстан Республикасы көнендә Яшел Үзән мэры РКБда дәваланучы МХО сугышчылары белән очрашты
Алар арасында Яшел Үзәннән Алексей Кореницын да бар.
Ул ДХР территориясендә 139 штурм батальонында хезмәт иткән, җәрәхәтләр алган һәм 3 операция кичергән.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев белән Алексей һәм аның хатыны Кристина шәхсән таныш - алар гуманитар йөкне китерү вакытында махсус операция зонасында очрашкан.
"Мин сезне күрүемә бик шатмын, егетләр! Бүген, Республика көнендә, сезгә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Хезмәтегез, кыюлыгыгыз һәм патриотлыгыгыз өчен", - диде Афанасьев сугышчыларга.
Палатада Алексей белән бергә Казаннан, Новосибирскидан, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән килгән егетләр дәвалана.
Мэр белән алар МХО зонасында кирәкле көнкүреш товарлары, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү турында фикер алышты. Очрашу азагында Михаил Афанасьев сугышчыларга тизрәк савыгырга теләде һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев