Татарстан районы хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
2025 елның гыйнвар–июнь айларында авылларда яшәүче 24 036 өлкән яшьтәге татарстанлы диспансерлаштыру, вакцинацияләү, скрининг һәм башка медицина процедураларын үтәр өчен район хастаханәләренә китерелгән.
Өлкәннәрне илтеп җиткерү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсус автотранспорт ярдәмендә башкарыла. Авыл кешеләрен социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре озата.
Бу проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм алар өчен актив озын гомер шартлары тудыруга юнәлдерелгән. Даими медицина тикшерүләре сәламәтлек проблемаларын иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итә, шулай итеп дәвалауны вакытында башлап, авыруларның җитди катлаулануларын булдырмыйча калу мөмкинлеге бирә.
2019–2024 елларда бу программа буенча 327,2 меңгә якын татарстанлы файдаланган. 2025 елда якынча 35 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтү планлаштырыла. Хәзерге вакытта өлкәннәрне район хастаханәләренә илтү планының 68,6% үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев