Татар телен һәм матбугатын бергә саклыйк!
Региональ хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү Татарстан фондының Яшел Үзән филиалы — безнең чын дусларыбыз.
Игелекле гамәлләр дәвам итә!
Региональ хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү Татарстан фондының Яшел Үзән филиалы — безнең чын дусларыбыз. Алар быел да традицияне бозмады: мохтаҗ гаиләләргә 2026 елның алты аена «Яшел Үзән» газетасын бүләк иттеләр.
Инде икенче яртыеллыктан укучыларыбыз район яңалыкларын татар телендә укып барачак. Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Сез бүләк иткән шатлыклар үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Татар телен һәм матбугатын бергә саклыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев