Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина зур шатлыгы белән уртаклашты

Ильвина: «Минем максат – татар милләтен таныту».

Аның күптән түгел генә дөнья күргән татарча җыры Россия йөзлегендә 43 урынга, ә Бәйсез дәүләтләр берлеге (СНГ) илләрендә 50 урынга күтәрелгән.

«Бүген минем иртәм бик хәерле. Сезгә дә шуны телим,» дип язып эшнең нәрсәдә булын аңлаткан җырчы.

Ильвина күптән түгел «Таю» дип аталган русча җырын тәкъдим иткән иде. Күпләр нәкъ ул «топ»ка кергән дип уйлаган. Ә чынлыкта «Сөямен» җыры шундый уңышка ирешкән! Җырчы әлеге вакыйганың көтелмәгән булуын һәм шок хәлендә калуын әйткән.

Интервьюларының берсендә җырчы: «Минем максат татар телен дөнья күләмендә таныту» дигән иде. Бу уңыш — максатка якынаю кебек. Җырчының шатлыгын уртаклашабыз һәм яңа иҗади үрләр телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев