Татар эстрада сәхнәсе нәрсәгә әйләнеп бара?!
Концертларга еш йөрибез, Яшел Үзән белән генә чикләнмичә, Казанга да барабыз.
Соңгы вакытта бер күренеш бик еш очрый башлады әле. Тамашачы алдында сөйгәненә тәкъдим ясау модага кереп китте диимме?! Сәхнә тамашачының күңелен күрә, ял иттерә, рухи азык өләшә торган урын. Менә шундый үтә шәхси әйберне ни өчен бөтен кеше алдына чыгарып селкергә соң? Бу – пиар ясау дип уйлыйм. Элек бу хакта олылар янында сөйләшергә дә ятсынганнар. Ә хәзерге яшьләрдә оят та, башкаларга карата ихтирам да юк.
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев