Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәмәке тарту үпкә яман шеше үсеше куркынычын 15 тапкырга арттыра

19 - 25 август - үпкә рагын профилактикалау атнасы.

Үпкә яман шеше үсеше куркынычы факторларын 2 категориягә бүлеп була: эчке һәм тышкы. Беренчеләренә нәселдәнлек анамнезы керә: әгәр кан кардәшләренең берсе үпкә рагы белән авырган яки аннан үлгән икән, бу кешедә әлеге авыру үсеше куркынычы арта. Шулай ук эчке куркыныч факторларына хроник үпкә авыруларын кертергә кирәк, алар шулай ук автомат рәвештә кешене куркыныч төркеменә күчерә. Калган барлык факторлар тышкы. Бу зарарлы химик һәм башка матдәләр белән бәйле эш. Шулай ук тузанлы, радонлы биналарда эшләү зыянлы.

Тәмәке тарту 22 төрдәге яман шеш авыруының үсешенә сәбәп булып тора һәм төрле локализациядәге шешләр барлыкка килү һәм үпкә яман шеше үсеше куркынычын 15 тапкырга арттыра. Хирургия дәвалануы узган  һәм онкология патологиясе белән бер тапкыр да очрашмаган кешеләргә киңәш: сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, динамик күзәтү буенча табиб киңәшләрен үтәгез (әгәр кеше патология белән очрашкан булса), ягъни елга кимендә бер тапкыр күкрәк читлеге органнарының 2 проекциядәге рентгенографиясен үтәгез, шулай ук, һичшиксез, ел саен диспансеризация узыгыз.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев