Таҗикстаннан килгән мигрантлар малайлар өчен Уфада законсыз мәдрәсә оештырганнар, анда аларны кыздырылган тимер белән тамгалаганнар
Махмадәмин һәм Шахмод шәкертләренең әниләре һәм әтиләре түләгән акчага яшәгәннәр. Малайларны «мәдрәсәгә» бөтен Россиядән җибәргәннәр.
Күршеләре тавыштан зарланмасын өчен, алар бер фатирдан икенче фатирга күченеп йөргәннәр. Барлыгы 16 бала, иң кечесенә дүрт яшь. Ир-атлар балаларны резина таяклар белән кыйнаганнар, бармакларын сындырганнар һәм ата-аналарына зарлануны тыйганнар. Яшүсмерләрнең берсе качып китә алган һәм бу хәл турында якындагы кибеттәге сатучыларга сөйләгән. Төнлә шикләнелүчеләрне тоткарлаганнар, ә балаларны приютка җибәргәннәр.
Ир-атларга каршы, законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү, җәзалау һәм балаларны тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәгән өчен, өч җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшләренең материалларын әле җыялар.
Фото: Mash Batash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев