Сирена авазы ишетелсә нишләргә?
Татарстанлыларга сирена авазлары ишетелсә нишләргә икәнлеген сөйләделәр.
Фото: пресс-служба ГУ МЧС России по РТ
Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы Татарстанлыларга сирена авазлары ишетелсә нишләргә икәнлеген сөйләде.
Россия ГТХМның РТ буенча Баш идарәсендә билгеләп үткәнчә, «ВНИМАНИЕ ВСЕМ!» сигналы мөһим мәгълүматка игътибар җәлеп итү өчен кулланыла. Ул сиреналар, рупорлар, телерадиотапшырулар яки өзеклекле гудоклар, башка техник, шул исәптән транспорт чаралары аша да яңгырарга мөмкин. Сирена сигналлары ишетелгәндә, рупорлардан яки телерадиотапшыруларны кушып, гадәттән тыш хәбәрне тыңлап, сигнал сәбәбенең аңлатмасын көтәргә кирәк. Анда куркынычсызлык чаралары һәм эш итү тәртибе турында сөйләнеләчәк. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин. Шулай ук смартфонда РСЧС хәбәре, «Россия ГТХМ» мобиль кушымтасыннан кисәтү бармы икәнлеген тикшерергә киңәш ителә. Алынган инструкцияләр буенча эш итү, шулай ук алар турында якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга сөйләү мәҗбүри.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев