Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр
Бүген Яшел Үзәннең «Созвездие» 10нчы балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм «Ватанны саклаучылар» елының рәсми ачылышына багышланган чара узды.
Бәйрәмгә махсус хәрби операциядә, Әфган һәм Чечен сугышында катнашучылар, МХО катнашучыларына ярдәм итү "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды филиалының социаль координаторы Фирая Вахрамеева, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары чакырылган иде.
Әлеге чара турында тулырак газетабызның алдагы саннарында укырга мөмкин булачак. Бүген сезгә Рәзилә Хәйретдинова фоторепортажын һәм видеосын тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев