Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сентябрьнең табигать билгеләре буенча халык сынамышлары киләчәктә ни вәгъдә итә икән:

Көзнең беренче аена аяк бастык. Ул безне болытлы һәм яңгырлы көннәре белән генә түгел, кояшлы һәм матур «әбиләр чуагы» белән дә сөендерәчәк.

  • Сентябрьдә күк күкрәү җылы көз һәм карлы кыш вәгъдә итә.
  • Сентябрь коры һәм җылырак булган саен, кыш соңрак килә.
  • Сентябрь салкын булса – киләсе елда кар гадәттәгедән иртәрәк эреп бетәргә мөмкин.
  • Әбиләр чуагында пәрәвезләр күп икән – аяз көз һәм салкын кыш булачак.
  • Яфраклар соң гына коелып бетсә – кыш зәһәр һәм озын булыр.
  • Әгәр дә каеннарда яф­рак­лар очыннан саргая башласа – яз иртә килә, ә астан саргайса – соңга кала.
  • Әгәр дә кырмыскалар үлән өстеннән йөрсә, кар тирән һәм кыш иртә була, астыннан йөрсә – кыш озак килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев