Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Салават Фәтхетдиновның «Дубай» бистәсендәге ял йорты турында белә идегезме?

Салават Фәтхетдинов балаларга үзенең ял базасындагы зоопаркына экскурсия оештырган.

Салават Фәтхетдинов балаларга үзенең ял базасындагы зоопаркына экскурсия оештырган. Аңа моның өчен бик зур рәхмәтләр җиткергәннәр. «Мондый игелекле гамәлне сез булдырсагыз гына инде, балаларны сөендергән өчен, сезне Ходай сөендерсен!» дип язалар аңа.

Салават Фәтхетдинов үзенең «Дубай» бистәсендәге ял йорты турында күптән түгел «Бизнес Онлайн» басмасына сөйләде.

«Мин авылдан киттем, әмма авыл миннән китмәде», дигән ул журналистларга шәһәр янында авыл тормышы белән яшәве хакында.

Ул ял йортын 10 ел элек төзи башлаган һәм хәзер теләгән һәркемгә ял итәргә мөмкинлек бирәчәген әйтә. Ял йорты ачылышына ул Арча районы Яңа Кенәр авылындагы мөмкинлекләре чикле балаларны чакырачагын әйткән. Җырчы бу интернеттагы балаларга инде күп еллар ярдәм итә.

Ял итүчеләргә зоопарктан тыш мунча, гыйбадәтханә, ашханә, мангал зонасы бар. Салават Фәтхетдинов: «Тору бәясе күпме икәнен белмим, әмма арзан булмаячак. Кем тормышны аңлый, шул килә», дип белдергән.

«Мине җәмгыять борчый. Без башка тәрбиядәге кешеләр – өлкәннәрне хөрмәт иттек, әти-әнине яраттык, эшләдек. Хәзер барысы да киресенчә. Мин моның белән килешмим. Миндә депрессия булмый. Бу – киләчәк чире, көчле чир. Кеше иртәгә ни буласын белми, без белә идек. Хәзер бернәрсәне дә планлаштырып булмый, законнар көн саен үзгәрә, салымнар үзгәрә, яшьләр дә үзгәрә. Һәм начар якка үзгәрә, шунысы иң начары. Тел проблемасы бар – татарча, башкортча сөйләшмибез. Шәхси проблема ул проблема түгел. Ә менә Ватан проблемасы була икән, ул проблема», – дигән Салават Фәтхетдинов.

Чыганак-фото: Интертат: иң популяр татар сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев