«Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме кемнәргә бирелде?
Яшәеш

«Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме кемнәргә бирелде?

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә «Зеленодольск муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме түбәндәге якташларыбызга бирелде:

  • халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Хәйдәрова Римма Алексеевнага, Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең консультатив-диагностика поликлиникасы табибы, акушер-гинеколог;
  • эчке эшләр органнарында намуслы хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен Хәялиев Илшат Гомәр улына, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлек начальнигы урынбасары – тикшерү бүлеге җитәкчесе.

«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр:

хәрби бурычын үтәгәндә күр­сәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен:

  • Әдиятуллин Илнар Таһир улы,
  • Бакурский Тимур Валерьевич,
  • Зеленин Антон Владимирович;

Зеленодольск муниципаль районы хакына күпьеллык нәтиҗәле хез­мәте өчен:

  • Кашапов Айдар Салих улы, «Зелено­дольскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе башлыгы;
  • Лулаков Денис Владиславович, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары.

Котлыйбыз!

Фото район советы матбугат хезмәтеннән


Нет комментариев