Роза Фасыйх кызы Саягъфәрова: «Гаилә – минем өчен иң зур бүләк»
Авырлыклар аша чыныккан ветеран
Яшел Үзән муниципаль районы ветераннар советы каршындагы юкка чыгарылган предприятиеләр һәм күченеп кайткан ветераннар советы 17 елдан артык актив эшләп килә.
Бүген аның составында 100дән артык кеше исәпләнә. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышын узган ветераннар игътибар үзәгендә. Әмма хәзер аларның саны да азайганнан азая бара. Сафында бер Социалистик хезмәт герое, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның толлары, Ленинград камалышында булучы, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары бар. Ватандашларыбызның күпмесе Бөек Ватан сугышы кыенлыкларын үз башыннан кичергән. Мин аларны сугыш балалары дип әйтер идем. Аларга әлегә сугыш балалары рәсми статусы бирелмәгән булса да.
Совет активистлары һәркемгә игътибарлы булырга тырыша. Чөнки бүгенге заманда мондый мөнәсәбәт көн кебек кирәк. Шушы көннәрдә генә әлеге совет әгъзасы Роза Фасыйх кызы Саягъфәрованы юбилее белән котладык. Бу ханым 1939 елның 21 июлендә Кайбыч районының Кошман авылында туган. Әтисе бик дини кеше булган. Әтисе белән әнисе көне-төне колхозда эшләсә дә, ачлыкны да күргәннәр, бигрәк тә кышка әзерләнгән запаслар беткәч, язга чыккач рәхәт булмаган. Яшел үлән үсә башлагач кына хәл ала торган булганнар. Ә инде җиләк-җимешләр өлгергәч һәм гөмбә баш калкыткач шатлыкларының чиге булмаган.
Безнең өлешкә тигән авыр сынаулар һәммәбезне иртә олыгайтты һәм, шул ук вакытта, чыныктырды. Әти-әниебез тугыз бала үстерде – 7 кыз һәм ике ул. Хәзерге вакытта 2 кыз туганым исән-сау, – дип искә ала яшьлеген ветеран.
Озак та үтми яшь һәм чибәр кыз Яүдәт исемле егет белән таныша һәм 1959 елда гаилә дә корып җибәрәләр. Алар бергә 65 ел гомер кичерә, бер-берсенә терәк була.
Хәзер аларның өч баласы, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Ә Яшел Үзәнгә күченеп кайтулары 1998 елга туры килә.
Роза ханым сөйләвенчә, ул укырга бик яраткан. Эшләгән елларында төрле һөнәри курслар узудан да курыкмаган, һаман белемен күтәргән. Шуңа күрә дә, кайда гына эшләмәсен, балалар бакчасындамы, мәктәптәме – аны гел хөрмәт иткәннәр, бик яратканнар. Аннан соң балалар поликлиникасында һәм соңгы 15 елында ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә дә эшләргә туры килгән. Ашыгыч ярдәм системасындагы еллар – үзе бер тарих һәм искиткеч зур тәҗрибә. Роза ханым хезмәт елларында бик күп бүләкләргә лаек булган: Мактау грамоталарын санап бетергесез. Аның медицина хезмәткәре буларак намуслы хезмәте һәр эшләгән урынында югары бәяләнгән. «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Хезмәт ветераны» билгеләре белән дә юкка гына бүләкләнмәгән.
– Гаилә – минем өчен иң зур бүләк, – дип юкка гына әйтми Роза ханым. – Ирем белән лаеклы балалар тәрбияләп үстердек. Хәзер алар – минем горурлыгым һәм ышанычым.
Чынлап та, Роза Саягъфәрова гаиләсендә татулык хакимлеге күренеп тора. Балалары да өлкәннәргә хөрмәт белән карый. Аларның һәркайсы гаилә традицияләрен өстен күрә, үзләре дә балаларына әти-әнисе үрнәгендә тәрбия бирә.
Сүзне тәмамлап, без бу гаиләгә һәм Роза ханымның үзенә ныклы сәламәтлек, байлык һәм иминлек теләп калабыз. Араларында җылы мөнәсәбәтләр сүрелмәсен, барысы да бәхетле булсыннар!
Ринат Шәрипов,
юкка чыгарылган предприятиеләр һәм күченеп кайткан ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев