Рәис Рөстәм Миңнеханов Россиянең Мактаулы төзүчесе исемен алды.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Татарстан лидерына бүләкне тапшырды.
Фәйзуллин төзелеш һәм төзекләндерү өлкәсендә республиканың системалы эшен, шулай ук шәһәрләрне яңартуга һәм сәнәгатьне үстерүгә бәйле эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстанның күп кенә инициативалары федераль практикаларга әверелде.
Татар-информ
Нет комментариев