Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә атом-төш шартлавыннан модульле сыену урыннарын серияләп чыгара башладылар

Россиядә беренче тапкыр «Куб-М» модуль тибындагы мобиль сыену урыннарын серияләп җитештерү башланды.

Алар кешеләрне төрле янаулардан, шул исәптән табигый бәла-казаларны һәм техноген һәлакәтләрне дә кертеп, атом-төш шартлавының якты нурланышыннан һәм җирлекнең радиоактив пычрануыннан саклану өчен билгеләнгән.

Сыену урыннары ике модульдән тора: 54 кешелек «бина» һәм техник блок. Аның сыйдырышлылыгын өстәмә модульләр ярдәмендә арттырырга мөмкин. Мобиль җайланманы күчерергә һәм гамәлдәге инженерлык системаларына тоташтырырга бик җиңел.

Җитештерү Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә дәүләт ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (ВНИИ ГОЧС) галимнәре билгеләп үткәнчә, "Куб-М" җитештерү, транспортировкалау һәм урнаштыру стационар сыену урынын төзүдән 2 тапкырга арзанрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев