Ринат Рахматуллин - сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы
Җырчы гуманитар ярдәм илткән.
Ул сугышчыларга «Ринат Рахматуллиннан бүләк» дип тамгаланган ВАЗ-2104 машинасын алып барган, әмма юлда ул ватылган. Аны калдырганнар, әмма соңрак аны барыбер сугышчыларга җиткерәчәкләр.
Аның сүзләренә караганда, ул Угледар, Авдеевка, Макеевка якларына барган.
«Безнең танкистлар урманда тора иде, каршы якта - Украина танклары,» – дип сөйләгән ул. Ул барган һәр җирдә концерт куйган.
Аны сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы дип билгеләгәннәр. Ринат Рахматуллин сугышка гуманитар ярдәм илтү теләгенең төрмәдә утырган вакытта башына килүен сөйләгән.
Узган ел җырчы Ринат Рахматуллин исерек килеш машина йөрткән һәм юл-транспорт казасы китереп чыгарган өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул утырып иреккә чыкты.
Фото социаль челтәрләрдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев