РФ ТПП башлыгы Татарстан казанышлары күргәзмәсе турында: «Онытылмас тәэсирләр! Шулай дәвам итегез!»
Бүген Россия Сәүда-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин Татарстан Республикасы казанышлары күргәзмәсен карады.
Экспозицияне күзәткәннән соң ул үз тәэсирләре белән журналистлар белән уртаклашты.
«Искиткеч күргәзмә! Онытылмас тәэсирләр! Болай дәвам итегез!» – дип язды ул ЦУМның мактаулы кунаклар китабында.
Журналистлар белән әңгәмәдә ул Татарстанга беренче тапкыр килмәсә дә, күргәзмә аны гаҗәпләндерергә өлгергәнен ассызыклады.
«Мин сездә даими булам, ләкин үз казанышларын күрсәтүче яшьләр мине дә гаҗәпләндерергә өлгерделәр», – диде Катырин.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев