Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Яшел Үзән интернат-йорты төрле җиңүләргә ирешкән
Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Яшел Үзән интернат-йорты Санкт-Петербургта узган «Спорт һәм иҗат» 46нчы Бөтенроссия фестивале кысаларында үзешчән сәнгать һәм театр костюмнарын күрсәтү буенча «Өмет җиле» Бөтенроссия бәйгесендә катнашты.
Шулай ук интернат-йорт тәрбияләнүчеләре А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театрының төп мәйданчыгында «Әйдәгез биергә» татар биюе белән Гала-концертта катнашты. 20 ноябрьдә исә алар икенче мәйданчыкта – В.И.Алексеев исемендәге спорт комплексында «Тактка хәрәкәт» (степ-проект) номеры белән чыгыш ясады.
Нәтиҗәләр буенча, интернат-йорт «Әйдәгез биергә» һәм «Тактка атла» бәйгеләрендә – Дипломант кубокларына ия булды.
Көчле рухлыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев