Пособие күләме хезмәт стажына бәйле
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге ел башыннан алып 470 230 кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча миллионнан артык түләү башкарган. Бу максатларга барлыгы 11 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.
2022 елдан хезмәткә яраксызлык кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь эшенең күләмен һәм белешмәләрне тутырганда хата җибәрү ихтималын киметә.
Авыруның беренче өч көнен оешма үз акчасыннан, калган көннәрен – Социаль Фондның Татарстан бүлеге түли. Медицина оешмасы больничныйны япканнан соң, СФР бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килү белән, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. Хезмәткәрләр эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча билгеләнгән түләүләрне гаризасыз һәм документлар тапшырмыйча гына, банк счеты яисә почта бүлеге аша ала.
«Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүматлар «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта бар. Анда кешеләр аның ачылуын, озайтылуын, ябылуын, пособиеләр күләме турында һәм башка мәгълүматларны күрә ала», – дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле. Стаж биш елдан да кимрәк булганда уртача хезмәт хакының 60%ы түләнә (көненә 2423,83сумнан да артык түгел), биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда – 80% (көненә – 3231,78 сум). Стаж сигез елдан артып китсә, пособие уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләнә (көненә 4039,73 сумнан артык түгел).
Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15 – 16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев