Пенсионерлар өчен яхшы хәбәр! Июль аеннан түләүләр артачак!
Россиялеләрнең берьюлы өч категориясе июль аеннан пенсиягә өстәлүгә өмет итә алачак.
Кемгә өстәмә көтәргә?
- Июнь аенда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга. Аларга пенсияне барлык индексацияләрне исәпкә алып, яңадан санап чыгачаклар.
- 80 яшькә җиткән россиялеләргә. Пенсиягә фиксацияләнгән түләү ике тапкыр артачак һәм 16 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
- Беренче төркем инвалидлыкны июнь аенда рәсмиләштергән гражданнарга. Аларга шулай ук икеләтә түләнә башлаячак.
Мөһим:
- Өстәмә алу өчен бернинди гариза да язарга кирәк түгел.
- Яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, эшләүче пенсионерларга индексация мәсьәләсен Россия Президенты Владимир Путин күтәрде. 25 июньдә Дәүләт Думасы тиешле закон проектын хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев