Осиновода «Газель» автомобиле янган
Яшәеш

Осиновода «Газель» автомобиле янган

18 – 24 ноябрьдә янгын сүндерү хезмәтендә 6 янгын очрагы теркәлгән.

Шуларның 4есендә чүп-чар янган.

1нче Тимер Юл, Сәйдәшев, Рогачев һәм Комаров урамнарында чүп-чарга ут капкан. Контейнерлар янган.

Осиновоның Тынычлык урамында «Газель» автомобиленең механизмнары төзексезлегеннән янгын чыгып, кабинасына һәм моторына зыян килгән.

Королев урамындагы бизнес-центр бәдрәфендә кәгазь тоткычка ут капкан. Нәтиҗәдә, стенасын корым каплаган. Янгын ут төртүдән чыккан дип фаразлана.

 


Нет комментариев