Норлаттан Фәния Харис кызы 90 яшьлек юбилеен каршылады
Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров авылда яшәүче Гайнетдинова Фәния Харис кызы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Фәния ханым озак еллар дәвамында Норлат мәктәбендә хисапчы булып эшләгән, соңрак авыл Советында хезмәт куйган. Ул 1 кыз һәм ул тәрбияләп үстергән, хәзерге вакытта алар белән бергә, дүрт оныгын сөендереп, яши.
Без дә Фәния ханымны гомер бәйрәме белән ихластан котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев