Норлат балалар йортында «Әниләр көне»нә багышланган зур чара узды
Биредә тәрбияләнүче балаларның талантын, аларга әни җылысын бүләк итүче хезмәткәрләрнең олы йөрәклелеген, әлеге йортның яктылыгын, кунакчыллыгын һәм җылылыгын күрсәтерлек бик матур мөмкинлек булды ул.
В Нурлатском детском доме прошло мероприятие, посвященное «Дню матери». Это была прекрасная возможность показать талант воспитанников, добрые сердца сотрудников, дарящих деткам материнское тепло и свет.
Беркем дә игътибардан читтә калмады. Оештыручылар озак еллар эшләп, лаеклы ялда булучыларны да, махсус хәрби операция зонасына ару-талуны белми кирәк-яраклар әзерләп озатучы активистларны да, тәрбиягә бала алучыларны да халык каршына чакырып, зурладылар. Активист-волонтерларга шифаханәгә юлламаны Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов үзе тапшырды.
«Моның кебек рәхмәт һәм хөрмәтне күргән дә, ишеткән дә юк иде», – дип шәрехләде Роза Ягудина депутатның бүләген.
Никто не остался без внимания. Организаторы чествовали и тех, кто долгие годы трудится в стенах детского дома, и тех, кто находится на заслуженном отдыхе. Также были отмечены неутомимые активисты села Нурлат, которые шьют, готовят и отправляют в зону СВО гуманитарную помощь. Путевки в санаторий активистам-волонтерам вручил лично депутат Госсовета, генеральный директор судостроительной корпорации «Ак Барс» Ренат Мистахов.
«Такой благодарности и уважения я еще не видела», – прокомментировала подарок депутата Роза Ягудина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев