«Нива» машинасы белән «Камаз» бәрелешү нәтиҗәсендә кеше гомере өзелгән
18 августта Казан-Ульяновск-Иске Чүпрәле автомобиль юлының 29нчы километрында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була.
Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең якынча мәгълүматларына караганда, "Нива" автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне арттыра, тиешле дистанцияне сайламый һәм 54 яшьлек машина йөртүче идарә иткән "КАМАЗ" белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, "ВАЗ" йөртүчесе алынган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев