Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди генә булса да, әни-әни инде ул (тормыштан)

«Әйтәм әле» сәхифәсен яратып укыйбыз, газетаны кулга алуга, райондашларыбыз нинди фикерләре белән уртаклашкан икән дип, иң беренче шул биткә күз салабыз.

Әниләрен исәпләми яшәүче гаиләләр турында укыдым да, безнең авылда гына түгел икән андый җүнсезләр дип, уйлап куйдым. Авылның исемен әйтеп тормыйм инде сезгә, тик улы да, килене дә динлеләр, бик культурный кешеләр. Ана рәнҗешеннән дә курыкмыйлар, ичмасам. Шулай ук, аерылышкан гаиләләрдә әнидән баш тартып, әтисен хуплаучы балалар турында да беләм. 9 ай күкрәк астында йөртеп, төн йокламый үстергән, тәрбияләгән, белем биргән ана кеше бервакыт бөтенләй ят кешегә әверелсен әле! Нинди генә булса да, әни-әни инде ул. Әнә, интернет челтәрләрендә бу хакта видеолар бик күп, эчкече аналарын яклаучы сабыйларны күреп, күзләр яшьләнә. Нинди генә булса да, иң якын кешеләрен бернигә алыштырмыйлар. Без – өлкән кешеләрнең әллә ни эш юк бит инде хәзер, менә шундый җан өшеткеч хәлләр турында башка килә дә, сүзсез калам. Бу бит сериалларда күрсәтелгән тормыш вакыйгалары түгел, ә – чынбарлык.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев