Нәни кыз әтисе каршында машина тәгәрмәче астында калган
Сабыйның гомере өзелгән.
Мордовиядә кроссовер йөртүче бер яшьлек кызны әтисе күз алдында таптаган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Фаҗига 30 августта Зубовая Поляна бистәсендә була. «Шкода Кадьяк» машинасын йөртүче 55 яшьлек ир-ат игътибарсызлыгы аркасында сабыйны таптата. Баланы хастаханәгә илтәләр, тик берничек тә ярдәм итә алмыйлар.
Саранск шәһәрендә яшәүче ир адашканнан соң, сорашу өчен юл чатына килә. Аңа бер һәм 8 яшьлек кызлары белән урамда йөрүче 33 яшьлек бер ир очрый. Нинидидер бер мизгелдә бала тәгәрмәч астына эләгә.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев