МХОдә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Шәһәр көнендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Россия Федерациясе Президентының указы буенча хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен Батырлык ордены түбәндәге сугышчыларга бирелде:
1. Рядовой Бахтин Никита Михайлович.
Бүләкне Павлова Светлана Ивановна, сугышчының әнисе һәм тормыш иптәше Бахтина Регина Ришат кызы кабул итте.
2. Рядовой Воронцов Анатолий Викторович. Бүләкне геройның тормыш иптәше Таипова Оксана Владимировна алды.
3. Рядовой Муфазалов Ришат Рәис улы. Бүләкне Ришатның әти-әниләре - Рәшидә Абдулла кызы һәм Рәис Идрис улы, балалары - Риназ һәм Аделя кабул итеп алды.
Геройлар мәңге истә калыр! Илебезнең чын улларын тәрбияләгән гаиләләргә олы хөрмәт белдерәбез!
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев