Мулла Илендә Флагым белән горурланам» дигән бәйге оештырганнар
22 нче август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелде.
Дәүләт флагы көне – үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм.
- Шушы көн уңаеннан балалар белән мәдәният йорты каршында "Флагым белән горурланам" дигән исем астында асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырдык. Россия флагының өч төсе –Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев