Мошенниклыкның яңа ысулы теркәлгән - медицина полисының гамәлдә булу вакытын озайту
Сак булыгыз!
Мошенниклар пенсия фонды хезмәткәре исеменнән шалтырата һәм медицина полисының гамәлдә булу вакыты тәмамлану турында хәбәр итә. Полисны озайту өчен СМС кодны атарга сорый. Гражданин кодны хәбәр иткәннән соң, аңа янәсе «хокук саклау органнары хезмәткәре» шалтырата һәм җинаятьчеләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша банк счетларына керү мөмкинлеге алган, дип әйтә. Акчаларны саклап калу өчен аларны «куркынычсыз» счетка күчерергә күндерәләр.
Исегездә тотыгыз:
- Пенсия фонды хезмәткәрләре СМСтан код хәбәр итүне сорамый!
- Үзегезнең шәхси мәгълүматларны өченче затларга тапшырмагыз.
Татарстан прокуратурасы
Чыганак: ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев