Мишустин 2025 елдагы бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады
Яшәеш

Мишустин 2025 елдагы бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны имзалады

Яңа елда россиялеләр 11 көн ял итәчәк (2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр).

Май аенда берьюлы ике кыскартылган эш атнасы көтә-1-4 майда һәм 8-11 майда. Март һәм февральдә озын ял көннәре булмаячак.

Исегезгә төшерәбез, Хезмәт кодексы нигезендә Россия Федерациясендә эш көне булмаган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр тора:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда - Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме;
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне;
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май - Җиңү көне;
12 июнь - Россия көне;
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.


Нет комментариев