Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Миңнеханов: «Ислам дөньясы белән элемтәләрне ныгытуга өлеш кертүебез белән горурланабыз»

Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашучыларны видеоконференция аша сәламләде.

«Бүгенге көндә Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Татарстан, күпмилләтле Россиянең аерылгысыз өлеше буларак, әлеге элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә алуы белән без горурланабыз», — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

«Киләсе елга планлаштырылган чаралар [«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы»] лаеклы дәрәҗәдә уздырылачак, ә республикабыз кунаклары Татарстанның бай мәдәнияте һәм кунакчыллыгы белән танышырлар, дип ышанам», — диде ул.

«Бездә, Татарстанда, әйтүләренчә, хәерле сәгатьтә! Форумда катнашучыларга уңышлы эш телим», — дип тәмамлады сүзен Татарстан Республикасы Рәисе.

«Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасы оештыру комитеты утырышын Россия мәдәният министры Ольга Любимова алып барды.

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев