Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Мин кичергәнне дошманыма да теләмим!» Ял сәфәре фаҗига белән тәмамланган

Гөлназ һәм Делюс Шакировлар гаиләсе өчен җәйге ялга бару күңелсезлек белән тәмамлана.

Әтнәдә яшәүче Гөлназ һәм Делюс Шакировлар гаиләсе өчен җәйге ялга бару күңелсезлек белән тәмамлана. Диңгезгә барырга дип чыккан гаилә, Саратов өлкәсе янәшәсендә юл фаҗигасенә очрый. Җиңел машинаның тәгәрмәче шартлап, алар фурага килеп бәрелә. Пассажир урынында барган Гөлназга зыян күбрәк килә. Делюс әкренләп савыга, ике бала инде йөгереп йөриләр икән. Ә менә Гөлназга терелеп аякка басар өчен вакыт кирәк. Без Гөлназның әнисе Резеда ханым белән сөйләштек.

– Яныбызда яшәүче улым, киленем балалары белән диңгезгә барып ял итеп кайтты. Шуннан соң кызларым да барасы итте. Киявебезнең апалары белән бергә юлга кузгалдылар. Кемнәр белгән болай буласын? Ул чактагы хәлләремне әйтеп аңлатырлык түгел. Искә дә төшерәсе килми инде хәзер. Мин кичергәнне дошманыма да теләмим, – ди ул. – Бу хәбәрне ишетүгә, улым белән Саратовка чыгып чаптык. Кызым янына кердем. Аңа кияүнең, балаларның исән-сау икәнен әйтеп тордым.

Шакировлар өч бала үстерә: ике кыз, бер малай. Олы кызларына тиздән 14 яшь тула. Фаҗига алдыннан гына уртанчы кыз апалары машинасына күчеп утыра. Машина фурага бәрелгәч, аларның дүртесен дүрт җиргә озаталар. Делюскә дә, Гөлназга да катлаулы операцияләр ясала. Резеда апага оныклары белән хастаханәдә ятарга туры килә. Сабыйлар  әлегә икенче әбиләре янына кайткан. Вакытлыча анда яшиләр икән.

– Балалар башта Саратов хастаханәсендә ятты. Кияү әкренләп аякка басты инде. Әмма аңа да тернәкләнү кирәк. Кызымның умырткалыгына зыян килгән, кабыргалары сынган. Аны Казанга күчерделәр. Шушы көннәрдә икенче операция ясадылар. Әлегә аңа утырырга ярамый, ятып кына тора. Шөкер, кызым аңында, сөйләшә. Бик борчыла инде. Бар да яхшы булыр дип көтәбез. Табиблар да яхшыга өметләндерә. Озакламый тернәкләндерү курслары башлана. Уйлыйм-уйлыйм да, ярый әле бөтенесе дә исән-сау дип тынычланам, – ди Резеда ханым.

Ялга җыенган Делюснең апалары бүгенгә кадәр туганнары янәшәсендә була. Аларга кулдан килгәнчә ярдәм итеп тора. Резеда апа аларга бик рәхмәтле. «Авыр чакта терәк булдылар», – ди. Аларга гына түгел, бөтен Әтнә халкына рәхмәтен җиткерә ул. Хезмәттәшләренең хәленә керүенә, авылдашларының, райондашларының ярдәм кулы сузуына да күңеле булган. Авыр чакта кешеләрнең әнә шулай бердәм булуларын күреп, күңелем дә тула, ди.

– Безнең гаиләгә килгән бу сынауны үзенеке итеп кабул итеп, гел хәлләребезне сорап торучылар күп булды. Үзем эшләгән Күшәр мәктәбе коллективы да ташламады. Әлегә эшли дә алмыйм. Кызым янәшәсендә булырга кирәк. Бер генә теләк: балалары хакына савыгып, исән-имин булсыннар. Кияү дә савыксын, кызым да аякка бассын. Башка кешегә мондый хәсрәтләр килмәсен иде, – ди ул.

 

Гөлгенә Шиһапова
vatantat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев