Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәхәббәттә һәркемгә уңыш елмаймый (гыйбрәт)

Бер егет мәхәббәттә гел уңышсызлыкка юлыккан. Аның юлында һәрвакыт «не те» кызлар очраган. Берәүләрен ул ямьсезләр рәтенә керткән, икенчеләрен – юләркәйләргә, өченчеләрен – бәйләнчеккә.

Камил кыз эзләүдән туеп, киңәш сорарга Аксакалга мөрәҗәгать иткән. Яшь ирне игътибар белән тыңлаганнан соң, карт болай дигән: 
– Күрәм, борчуың зур. Әйт әле, ә үз анаңа синең мөнәсәбәтең нинди?
Егет бик гаҗәпләнгән. 
– Монда минем әнинең нинди катнашы бар? Ну, белмим инде... Үзенең юк-бар сораулары, артык кайгыртучанлыгы, зарлары һәм үтенечләре белән ул еш кына минем ачуымны чыгара. Әмма әнине «яратам» дип әйтә алам.

Аксакал дәшми торган, аннары башын чайкап, әңгәмәне дәвам иткән:
– Ярар, мин сиңа яратуның иң мөһим бер серен ачам. Бәхет бар һәм ул кадерле йөрәгеңдә яшеренгән. Ә синең мәхәббәттәге уңышлылык орлыгын тормышыңдагы бик мөһим кеше утырткан. Бу – Әниең. Һәм синең аңа мөнәсәбәтең нинди, дөньядагы барлык хатын-кызларга карата да шундый булачак. Чөнки әни ул – сине үзенең кайгыртучан кочагына кабул иткән  беренче мәхәббәтең. Ул синең күз алдыңдагы беренче хатын-кыз образы. Әниеңне яратасың һәм хөрмәт итәсең икән – барлык хатын-кызларның да кадерен белергә һәм хөрмәтләргә өйрәнерсең. Шул вакытта, үзеңә ошаган кызның синең игътибарыңа назлы караш, ягымлы елмаю һәм матур сүз белән җавап бирүен күрерсең. Хатын-кызга карата алдан ук тискәре карашта булмассың. Син аларның чын йөзен ачарсың. Әти-әниләргә мөнәсәбәтебез – бәхетебезнең үлчәме булып тора.

Егет, рәхмәт әйтеп, картка баш игән. Ә Аксакал аңа тагын бер киңәш биргән:
– Һәм икенчесе: тормыш итәргә әтисен яраткан һәм хөрмәт иткән кызны сайла! – дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев