Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Югары уку йортында белем бирүче татар кызының мәете табылган

Маврикиядә югалган Россия гражданкасы үле килеш табылган. Әлеге җинаятьтә шикләнеп шундагы кеше тоткарланган.

17 августта 29 яшьлек Зәлия Шәмигулова үзенең танышы белән урамга чыгып китә. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән. Икенче көнне Зәлиянең туганнары чаң суга башлый, Россия илчелегенә һәм җирле полиция мөрәҗәгать итәләр.

Берничә көннән соң кызны Вакоа-Феникс шәһәрендә үле килеш табалар. Аның тәнендә күп санлы пычак эзләре була, аны Ля-Мари районында күмеп куйган булалар. Озакламый үтерүдә шикләнелгән кешене дә тоткарлыйлар, ул күрсәтмәләр биргән инде. Ә кызның мәетен табарга бер көн кала, аның туганнарына Зәлиянең үзе юкка чыгарга теләгән һәм аны эзләргә кирәкми дигән хәбәр килә.

Җирле полициядә тоткарланган кешенең шәхесен ачыклаганнар. Бу Маврикия республикасының Катр-Борн шәһәрендә яшәүче, компьютер инженеры булып эшләүче Пурявирсингх исемле кеше булып чыга. Сорау алган вакытта ул Зәлияне күптән белүен һәм аңа өйләнергә теләвен сөйләгән. Ир ышандырганча, ул Зәлиянең үзенә хыянәт иткәнен белгән һәм талашкан вакытта аны үтергән.

Зәлия Башкортстанда туып-үскән, Чиләбе университетында укыткан, читтән торып карьера консультанты булып та эшләгән. Ул Маврикия утрауларына иптәш кызы белән июнь аенда ук килгән һәм сентябрьгә өенә кайтырга планлаштырган була.

intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев