Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

МӘКТӘП ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Васильевоның 3нче мәктәбе укучылары белән «Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре» сыйныф сәгате булып узган. Бу тема бүгенге көндә аеруча актуаль.

Мулла Иле мәктәбе укучылары мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм җыю акциясенә кушылган. Шулай ук, бу көннәрдә үткәрелгән этнографик диктант акциясендә катнашканнар.

Олы Яке урта мәктәбенең 5-6нчы сыйныф укучылары күрше Зур Ключи урта мәктәбе яшьтәшләре белән пионербол буенча турнирда катнашкан. Балалар үзләренең бөтен осталыкларын, җиңүгә омтылышларын күрсәткән. Нәтиҗәдә, Олы Яке укучылары көндәшләреннән көчлерәк булып чык кан, 3:2 исәбе белән җиңү яулаган. Алга таба да башка спорт төрләре, чаңгы һәм берничә төрле ГТО ярыш лары буенча дусларча очрашуларны дәвам итәргә исәпләре бар.

Карагуҗа мәктәбендә математика атналыгы узган. Аны 6нчы сыйныф укучылары «Яшь математиклар» дип исемләнгән КВН белән ачып җибәргән. Укучылар интеллектуаль сорауларга җавап тапкан, анаграммалар, кроссвордлар чишкән. Алга таба көн саен һәр сыйныф үз проектын тәкъдим иткән. 5ләр «Саннар патшалыгында», 7ләр «Математика дулкынында» дигән викторина, 8ләр «Математик кафе» дип исемләнгән кичә, 9нчы сыйныф укучылары «Слабое звено» тибындагы математик уен уздырган. Кыскасы, төгәл фәнне һәркем яратырлык атна булган.

Бишнә мәктәбендә «Коррупция нәрсә ул?» дигән темага сыйныф сәгатьләре узган. Әлеге чараның максаты: укучыларга коррупция төшенчәсен аңлату, аңа каршы көрәш буенча хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар күрелүен белү. Дәресләрдән соң 5-9нчы сыйныф укучылары арасында плакатлар конкурсы үткән. Һәр команда үз эшен яклаган. Дүрт команда ярышында дуслык җиңгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев