Легендар спортчы вафат
Яшәеш

Легендар спортчы вафат

Җиңел атлетика буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев вафат

Бүген ветераннар арасында җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев вафат булды. Аңа 97 яшь иде.

Әхмәт Сираҗиев 50 яшендә йөгерү белән шөгыльләнә башлый. 70 яшендә ветераннар өчен җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында беренче алтын яулаган. Шулай ук чаңгы белән дә шөгыльләнгән. Аның исәбендә җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча дөнья чемпионатларында барлыгы 29 җиңү.

Әхмәт Сираҗиевны бүген җирләүячәкләр.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Авылдашыбыз (Карашэм авылында туып уик-энд) Эхмэт абый Сиражиевнын урыны жэннэт турлэрендэ булсын

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Урыны , җәннәттә булсын.